Мы в социальных сетях

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Альвир Аглуллинга зур сыйдырышлы яңа автобуслар файдалануга сертификат тапшырды.

Чарада шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, депутатлар һәм территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләре катнашты. 

«Шәһәр маршрутларына 36 «НефАЗ» автобусы чыгачак. Без моның өчен беренче чиратта Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәтле. Ул илебез шәһәрләрендә җәмәгать транспорты паркын яңарту буенча махсус программа кабул итте. Быел шәһәргә 90 автобус алырга планлаштырган идек. Аның 10сын 13 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры белән бергә тапшырган иде. Бүген аларга тагын 36 яңа автобус өстәлде», – диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Җомга, 15 март 2024, 13:30